Үткәннән алмаган сабак бар…

Үткәннән алмаган сабак бар. Нәтиҗә:
Киләчәк күк сөрем төсендә…
Дилбегә бүген кем кулында?! Бу дөнья
Эксперимент Кешелек өстендә!..

Кем түзә. Кем өзә өметен.
( Һәркемдә мөмкинлек чамалы…)
Бүген бар. Иртәгә — ишәккә.
Ул көнгә ышаныч калмады…

Ялганнан зомбига әйләнү…
Җан асрау бер җирдә таптанып.
Аһ, нинди мескенлек… «Хакимен
Лаек шул бу җирдә һәр халык!»*

Өркетә. Ни көтә?! Киләчәк каршында
Калтырап торганда көчлеләр.
Шомлы чор. Сәясәт турында пышылдап
Сөйләшә акыллы кешеләр!..

*канатлы гыйбәрә.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт